Татарстан мордвалары үзләренең милли бәйрәме «Балтай» га әзерләнә

22 июньдә ТРсы Лениногорски муниципаль районының Мордва Кармалкасы авылында мордва мәдәниятенең «Балтай» V республика бәйрәме була
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). 22 июньдә ТРсы Лениногорски муниципаль районының Мордва Кармалкасы авылында мордва мәдәниятенең «Балтай» V республика бәйрәме була. «Балтай» бәйрәме – җәй килү, печән чаба башлау һәм беренче бал алу белән үткәрелә. Анда Әлмәт, Бөгелмә, Чирмешән, Лениногорски, Тәтеш, Кама-Тамагы муниципаль районнары һәм Бөгелмә, Лениногорски, Тәтеш шәһәрләре фольклор коллективлары катнаша.
Бәйрәм программасында традиция буенча ирләр арасыннан аю ролен башкаручыны сайлап алу ярышы, аюны өрәңге яфраклары белән «киендерү» йоласы һәм башка бәйрәм тәртипләре буенча чаралар, һәм шулай ук мордва фольклор коллективларының чыгышлары кертелгән, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.