Уфада бүген Рудольф Нуриев исемендәге балет фестивале башлана

Уфада бүген Рудольф Нуриев исемендәге балет фестивале башлана

(Уфа, 19 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада бүген күренекле милләттәшебез, мәшһүр биюче Рудольф Нуриев исемендәге XII халыкара балет сәнгате фестивале башлана. 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк сәнгать бәйрәмендә Россия артистларыннан тыш Испания, Япония, Франция балет биючеләре дә катнаша.

Быелгы балет фестивале дә, башка еллардагы кебек үк, шартлы рәвештә ике өлешкә бүленгән. Беренчесендә Уфага килгән башка театрлар вәкилләре дөнья классик балет репертуарына кергән спектакльләр күрсәтсә, икенчесендә – сәхнә хуҗалары – Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры артистлары белән берлектә кунаклар да төрле спектакльләр тәкъдим итәчәк

Балет сәнгате бәйрәмендә быел Россиянең Зур театры солистлары, «Кремль балеты» биючеләре, шулай ук Парижның данлыклы “Гранд опера” талантлары, Япониядән һәм Испаниядән килүче балет сәнгате йолдызлары үзләренең кабатланмас осталыклары белән балкыячак.

Фестивальгә мактаулы кунак сыйфатында аның президенты, күренекле хореограф Юрий Григорович та чакырыла. Быелгы халыкара балет бәйрәме Башкортстанның Россиягә кушылуына 450 ел тулуга багышлана.

Балет сәнгате бәйрәмен бүген кич Мәскәүнең “Кремль балеты” сәнгатькәрләре “Ромео һәм Джульетта” тамашасы белән ачып җибәрә.