Татарстан вәкилләре музей хезмәткәрләренең гомумроссия форумында Россия парламентаризмы тарихы турында сөйләячәк

Татарстан вәкилләре музей хезмәткәрләренең гомумроссия форумында Россия парламентаризмы тарихы турында сөйләячәк

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Люция Камалова). Татарстан Милли музее вәкилләре бүген Калининградта Дөнья океаны музеенда ачылган “Музейлар. Партнерлык – берлекләр – үсеш” дип аталган тарихи юнәлештәге фәнни-гамәли конференциядә катнаша.

Чараны оештыручылар – РФ Мәдәният һәм гаммәви мәгълүмат чаралары министрлыгы, Федераль мәдәният һәм кинематография агентлыгы, Россиянең хәзерге тарихы Дәүләт үзәк музее һәм Дөнья океаны музее.

ТР Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Вера Иванова “Россия парламентаризмы тарихы” темасына доклад укыячак. Музей хезмәткәрләре әйтүенчә, ул конференциядә Казан тикшерүчеләре тарафыннан Россия параментаризмының 100 еллыгына әзерләнгән күргәзмә турында сөйләячәк.

Конференциядә заман реформалары шартларында музей эшчәнлегендә өстенлекле бурычлар һәм юнәлешләр буенча фикер алышу, шулай ук музейларның социаль мөһим проектларны гамәлгә ашырганда хакимият, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар, бизнес вәкилләре һәм халык белән партнерлыгы тәҗрибәсе турында сүз булачак.