С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗнда булачак әниләр өчен “музыкаль терапия” көтелә

С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗнда булачак әниләр өчен “музыкаль терапия” көтелә

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында “Булачак әниләргә мәхәббәт белән...” дип аталган ТР Дәүләт симфоник оркестры концерты үтәчәк. ТР Дәүләт симфоник оркестры дирижеры Рәшидә Скуратова сүзләренчә, бу Казан медицина университеты кафедрасы белән бергә әзерләнгән концерт булачак әниләр өчен “музыкаль терапия” кебек үтәчәк.

Программада - И.Брамс, Э.Григ, Ж.Бизе, В.Моцарт әсәрләре. Концерт-«терапия» Казанда беренче тапкыр үткәрелә. Сәнгатьне яратучылар өчен авырлы хатын-кызлар киеме салоныннан лотерея уйнату планлаштырыла.