Барда Сабан туенда Мамадыш районыннан килгән делегация дә катнашты

Барда Сабан туенда Мамадыш районыннан килгән делегация дә катнашты

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Узган шимбә көнне Пермь краеның Барда районында милли бәйрәмебез Сабан туе гөрләп узды. Әлеге чарада Татарстанның Мамадыш районыннан килгән бер төркем делегация дә катнашты.

Бәйрәм Коръәннән аять уку, Сабантуй әләмен күтәрү белән башланып китте, диде «Нократ» матбугат-мәгълүмат дәүләт учреждениесенең генераль директор урынбасары Вәрис Мингалиев. Трибуналар каршыннан хуҗалык, предприятие һәм оешмаларның бәйрәмчә бизәлгән делегацияләре узды. Сабантуйның төрле уеннарын чагылдырган бию композициясеннән соң, сәхнәгә край һәм район җитәкчеләре, кунаклар күтәрелде. Бәйрәм тәбрикләүләрен Барда муниципаль районы башлыгы Ихсан Урыстимеров башлап җибәрде. Мамадыш муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең бәйрәм уңаеннан котлавын җиткерде һәм район җитәкчеләренә, төбәкнең татар-башкорт җәмгыятенә, Барда мәчетенә Сөембикә манарасы төшерелгән келәмнәр, картиналар, күпсанлы бүләкләр тапшырды. Татарстан Дәүләт Советы рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең республика сәяси советы сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшинның тәбрикләве дә игълан ителде.

Җыенда кыр батырлары белән бергә язгы чәчүдә фидакарьләрчә хезмәт куйган белгечләр, шоферлар, пешекчеләргә дә кадер-хөрмәт күрсәтелде. Ел йомгаклары буенча җиңү яулаган ферма мөдирләре, терлекчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Ә бәйрәм мәйданы трибуналарның артына урнашкан. Мәйдан буенча предприятие-оешмаларны, бәйрәмнең иганәчеләрен рекламалаучы такталар тезелеп киткән. Балалар чыгышлары өчен дә аерым сәхнә ясаганнар. Районда волейбол уены аеруча популяр икән. Волейбол ярышлары өч мәйданда үткәрелде. Татарча көрәш балалар-яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында биш үлчәү авырлыгында барды. Мамадыш районыннан Барда Сабан туена бил алышырга Красная Горкадан Сергей Гусев, Көмешкүлдән Илнур Галимов, Түбән Якедән Әнәс Кәримуллин һәм Вахит авылыннан Рәис Шәрифуллин килгән иде. Аларның һәркайсы үз үлчәү авырлыгында чемпион калды. Рәис Шәрифуллин яшьләр арасында да җиңүче булды.

Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр Айгөл Гәрәева, Диана Мишкина, Ландыш Ибраһимова, Ольга Петухова, Марина Михайлова, Фәнил Гарипов, Алия Нәҗипова, Валерий Шрыков кебек үзешчән артистлар башкаруында дәртле дә, моңлы да җырлар яңгырап торды. Сабантуй кунаклары «Нократ бизәкләре» ансамбленең сәхнәдә ут чыгарып биюен, Фарил Дөлмиевнең курайда татар-башкорт көйләренә вариация башкаруын, Илдар Вәлиевнең баянда уйнавын да бик җылы кабул иттеләр.