Нижневартовскида Федераль Сабантуй 18 июньдә ачылачак

Төп тантаналар 19 июньдә Үзәк стадионда була.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Быел Нижневартовск шәһәре 21нче федераль Сабантуй үткәрү мәйданчыгы була. Федераль Сабантуйга Татарстаннан 300дән артык артист барачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Милли бәйрәмнең ачылу тантанасы 18 июньдә була. Бу көнне Сәнгать сараенда Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты була. Ә төп тантаналар 19 июньгә планлаштырылган. Алар Үзәк стадионда уза, шулай ук яр буе территориясе дә җәлеп ителә.

Татарстаннан бәйрәмгә иҗат коллективларында катнашучылар, мәдәният эшлеклеләре, хакимият органы вәкилләре бара.

21нче Федераль Сабантуйның үзенчәлеге шунда - ул «Самотлор төннәре» сәнгать, хезмәт һәм спорт фестивале кысаларында узачак һәм милли татар колориты Югра төп халыкларының милли мотивлары белән тулыландырылачак.

Нижневартовскига Федераль Сабантуй символы – «Тулпар»ны алып килгәннәр инде, ул апрель аенда муниципалитет вәкилләренә шәһәрдә узган Татар мәдәнияте көннәре кысаларында тапшырылган.