Марий Эл Республикасында Сабантуй бәйрәмендә «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале була

Фестивальдә катнашучыларның яше чикләнмәгән.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). 19 июньдә Марий Эл Республикасының Бәрәңге районы Портянур авылында Сабантуй бәйрәмендә «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале узачак.

Фестивальне Портянур авылында яшәүчеләрнең инициатив төркеме оештыра. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә теләге булган һәр кеше катнаша ала: һәвәскәр һәм профессионал музыкантлар, солистлар, ансамбльләр. Катнашучыларның яше чикләнмәгән. Фестивальдә катнашучылар татар композиторларының музыкаль әсәрләрен, хәзерге композиторларның һәм халык җырларын башкара ала.

Катнашучыларның чыгышы 5 минуттан артмаска тиеш.

Концерт номерына халык уен коралларында ялгыз уйнау, ансамбльдә халык уен коралларында уйнау, халык уен коралларында уйнап җыр яки бию башкаруны кертергә мөмкин.

Жюри сайлап алу этабын узган һәм фестивальдә катнашу өчен чакырылган солистларны һәм коллективларны игълан итте. Сайлап алу турын узучыларга бу хакта хәбәр ителәчәк.