Башкортстанда Курай бәйрәме җиңүчесе автомобиль алачак

Быел бәйрәм Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышланган.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә Гата Сөләйманов исемендәге XIX республика Курай бәйрәме Гран-при иясе «Лада Гранта» автомобиле алачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

  • Гата Сөләйманов исемендәге Курай бәйрәме республикада төп бәйгеләрнең берсе булып тора. Анда Башкортстаннан тыш, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән дә башкаручылар катнаша.

Быел бәйрәм Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышланган. Традицион рәвештә бәйрәмгә үзешчән һәм профессиональ башкаручылар җыела. Быел бәйрәмгә республиканың 25 муниципаль берәмлегеннән, Чиләбе һәм Курган өлкәләреннән 300гә якын башкаручы килгән.