Зәй укучылары Третьяков галереясына читтән торып сәяхәт кыла

Монда заманча технологияләр, электрон презентация кулланыла

  (Казан, 19 май, “Татар-информ”). Халыкара музейлар көне уңаеннан Зәй балалар китапханәсе хезмәткәрләре укучыларга Мәскәүнең Третьяков галереясына читтән торып сәяхәт оештыра. Моның өчен заманча технологияләр, электрон презентация кулланыла. Үзенчәлекле сәяхәттә Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре дә катнаша, малайлар һәм кызлар алдында чыгыш ясый, дип белдерә “Зәй офыклары” басмасы.