Мөнирә Булатованың тууына 100 ел тулуны Мәскәүдә билгеләп үттеләр

Чара башкаланың Татар мәдәни үзәгендә узды

  (Мәскәү, 19 май, «Татар-информ»). Кичә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге китапханәсендә Россия һәм Татарстанның халык артисты Мөнирә Булатованың тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Мәшһүр татар җырчысының тормышында Мәскәү зур роль уйнаган. Биредә ул 1930 нчы елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укыган, күп тапкырлар сәхнәгә, шул исәптән Чайковский исемендәге Зур театр сәхнәсенә чыккан. Күп кенә мәскәүлеләр Мөнирә Булатованың гастрольләрен һәм кабатланмас тавышын хәтерли.

Мөнирә Булатованың иҗат юлы, шулай ук Мәскәүдә яшәгән вакытлары турында тарихчы Марат Сәфәров сөйләде. Рифкать Асиков белән Рафия Низаметдинова 2002 елда Казанда Мөнирә Бултова белән очрашуларын искә төшерде.

Кунаклар М.Булатова башкаруында танылган җырларның архив язмаларын, шул исәптән Рөстәм Яхин көенә язылган “Киек казлар” җырын, тыңлады. Рифкать Асиков җитәкчелегендәге “Чишмә” ансамбле, Рәисә Сираҗиева, Рафия Низаметдинова, Фәүрия Саяхова легендар җырчы репертуарыннан җырлар башкарды. Кичә кунаклары арасында Франция социологлары Лоран Тевено һәм Франсуаза Досе бар иде. Алар Мөнирә Булатованың талантына соклануын белдерделәр, дип хәбәр итә ТР ның РФ дагы тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.