Кукмара полициясе музее конкурста җиңү яулады

Ул хәзер иң яхшы музейлардан санала

 (Казан, 19 май “Татар-информ”). “Татарстан Республикасы Эчке эшләр органнарының иң яхшы музее” республика конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының тарих Музеенда бәйгегә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр арасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге дә бар, дип белдерә “Хезмәт даны” басмасы.