Казан консерваториясендә Кырым татарларына багышланган концерт оештырыла

Чарада Кырым Республикасыннан да вәкилләр катнашачак

 (Казан, 19 май, “Татар-информ”). 20 майда сәгать 18.30 да С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында “Кырым... Йөрәк хәтере” дип исемләнгән концерт булачак. Ул Кырым татарларының Кырым ярымутравыннан депортацияләнүләренә 70 ел тулуга багышлана.

Концертта Россиянең халык артисты Рубин Абдуллин, Татарстанның халык артисты Рэм Урасин, Казан консерваториясен тәмамлаган Гүлнор Гатина һәм Нури Мостафаев, консерваториянең иҗат коллективлары, «Tatarica» оркестры катнашачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Чарада Кырым инженер-педагогик университеты ректоры Февзи Якупов та катнашыр дип көтелә. Әлеге югары уку йортында музыка сәнгате буенча белем бирүче кафедра бар һәм ул Кырым татаралары музыка мәдәниятен өйрәнү белән шөгыльләнә.

Концертта Татарстан һәм Кырым Республикалары композиторлары көйләрен тыңларга, җыр-биюләре белән хозурланырга мөмкин булачак.