Чистай шәһәрендә тиздән Музыка III фестивале ачыла

Чараны София Гобәйдуллинаның Заманча музыка үзәге оештыра

 (Казан, 19 май, “Татар-информ”). 23 майда 17 сәгатьтә София Гобәйдуллинаның Заманча музыка үзәге Чистай шәһәренең Мәдәни-күңел ачу үзәгендә Музыка III фестивален ача.

Фестиваль кысаларында ТРның атказанган артисты Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге «Яңа музыка» камера оркестры концерты булачак.

28 май көнне 17 сәгатьтә Казанның Тельман урамы, 29 йорт адресы буенча урнашкан София Гобәйдуллинаның Заманча музыка үзәгендә яшь рәссам Ләйлә Фәезова күргәзмәсен тәкъдим итү, ә 18 сәгатьтә үзәкнең ишегалдында «Яңа музыка» камера оркестры катнашында музыкаль марафон булачак. Анда С.Гобәйдуллина, А.Шнитке, Э.Денисов, Р.Сәлимов әсәрләре яңгыраячак.

Музыкаль марафонны премьера – Радик Сәлимов әзерләгән «Софиянең моң йорты» Электр-акустик коллажы тәмамлый, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Тулырак мәгълүматны 230-41-22; 230-40-68 телефоннары яки centrsofia.com сайты аша алырга мөмкин.