Чаллы кызы Анастасия Чуворкина “Татарстан мини-миссы -2014» конкурсында җиңде

Җиңүче исеме өчен 5 яшьтән 12 яшькәчә 30 кыз катнашты

  (Казан, 19 май, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Чаллыдан 12 яшьлек Анастасия Чуворкина XIII “Татарстан мини-миссы - 2014” республика балалар матурлык һәм талант конкурсында җиңде. Конкурс финалы Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында узды.

Җиңүче исеме өчен 5 яшьтән 12 яшькәчә 30 кыз катнашты. Финалчыларның чыгышларын ММЧ вәкилләре һәм конкурс партнерлары, ТР халык артисты, Казанның “La Primavera” камера оркестры баш дирижеры Рөстәм Абязов, ТР халык артисты Раилә Гарипова, ТРның халык, РФнең атказанган артисты Лидия Әхмәтова һ.б. бәяләде.
Конкурсны алып баручыларның берсе - балалар “Голос” конкурсында катнашкан Вилена Хикмәтуллина.

Конкурста беренче итеп катнашучылар үзләре турында сөйләде, кайберләре милли костюмнарда татар телендә чыгыш ясады.

Икенче конкуста иҗади номерлар тәкъдим ителде.

Конкурс тәмамланганда,  кызлар сәхнәгә бал күлмәкләрендә чыкты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Чаллы кызы Анастасия Чуворкина “Татарстан мини-миссы” дип танылды. “Казан мини-миссы” исеме 10 яшьлек Анастасия Осиповага бирелде.
Калган номинацияләр буенча да җиңүчеләр билгеләнде. Барлык җиңүчеләргә дә дипломнар, диадемалар һәм иганәчеләр бүләкләре тапшырылды.