Уфадагы Зәки Вәлиди музейы тулыланды

Уфадагы 14нче санлы урта мәктәптә истәлекле вакыйга булды

(Уфа, 19 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы 14нче санлы урта мәктәптә истәлекле вакыйга булды.
Биредә танылган шәхес Әхмәтзәки Вәлидинең музей-кабинеты яңа экспонатлар белән тулыланды.
Әхмәтзәки Вәлидинең музейы шушы мәктәптә урнашуы бик табигый. Бу бинада Октябрь инкыйлабына кадәр “Госмания” мәдрәсәсе булган һәм анда Әхмәтзәки Вәлиди шәкертләргә, дин сабаклары белән бергә, башка фәннәрдән дә белем биргән.
Әле 14нче санлы урта мәктәп музейына Әхмәтзәки Вәлидинең шәхси әйберләрен аның кызы - Әнкара университеты профессоры Исәнбикә Туган җибәргән. Аларны “ТЮРКСОЙ” халыкара оешмасындагы Башкортстан вәкиле Әхәт Салихов алып кайтып тапшырды.
Хәзер музейда Әхмәтзәки Вәлидинең тормышына һәм иҗатына кагылышлы 100дән артык әйбер тупланган. Алар арасында танылган шәхеснең шәхси әйберләре, китаплары һәм башка кызыклы әсбаплар бар.