Казанда Халыкара төрки халыклар театры фестивале булачак

Шул хакта фестивальны оештыру комитеты аңлатма бирәчәк

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел 3-5 июнь көннәрендә Казанда IX Нәүрүз халыкара төрки халыклар театры фестивале булачак.

Шул уңайдан иртәгә, 20 май көнне, сәгать 10.00да Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече залында матбугат конференциясе үткәрелә. Әлеге театр директоры Шамил Закиров рәислегендәге оештыру комитеты журналистларга фестивальны үткәрү, аның үзенчәлекләре һ.б. мәсьәләләр буенча аңлатма бирәчәк, дип хәбәр итә театрның әдәби бүлеге мөдире Гөлнур Гыйматова.