Башкортстанның Илеш районында шәҗәрә бәйрәме үтте

Башкортстанның Илеш районындагы данлыклы татар авылы Йонныда истәлекле вакыйга
(Уфа, 19 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Илеш районындагы данлыклы татар авылы Йонныда истәлекле вакыйга.
Биредә күптән әзерлек алып барылган шәҗәрә бәйрәме булып үтте. Әлеге тантаналарга читтә яшәгән авылдашлар да кайтты. Бәйрәм авыл мәдәният йортында башланып китте. Бирегә килүчеләрне иң башта фойедагы матур күргәзмә каршы алды. Анда авылның берничә киң таралган һәм абруйлы гаиләнең нәсел агачлары төзелгән элмә такталар урын алган иде.
Мәдәни чараны авылның имам-хатибы Ибраһим хаҗиның һәм Фәйләс хәзрәтнең салават әйтүләреннән һәм азан яңгыратуларыннан башланып китте. Коръәннең “Ачкыч” сурәсен дә ихлас тыңлады бәйрәмгә килүчеләр.
Бәйрәмнең төп өлешендә авылның абруйлы шәхесе Мирзанур Хираҗевка беренче сүз бирелде. Ул үз нәсел-нәсәпләре хакында тәфсилле мәгълүматлар бирде. Ә соңыннан үзе иҗат иткән җырларны башкарды.
Шушы авылдан чыккан, бүгенге көндә республика “Кызыл таң” татар газетасы баш мөхәррире булып эшләүче журналист Фәнис Гәрәев та үзләренең шәҗәрәсен барлау-төзү тарихына тукталды.
“Туганнар кадерен белеп, бер-берең белән аралашып, кирәк чакта кайгы-шатлыкны уртаклашып, мохтаҗ кардәшләргә иңне куеп, терәк булып яшәр өчен кирәк ул шәҗәрә төзү”, - диде Фәнис Гәрәев.
Фәнис әфәнде шулай ук бу бәйрәмгә җыелучылар алдында үзенең шигырьләренә язылган җырларны да ишеттерде.
Бәйрәм барышында башка дулкынландыргыч чыгышлар да, җыр-моңнар да күп яңгырады. Бу бәйрәм ахырында күпләр үз шәҗәрәләрен дә барлау кирәклеген аңлап таралышты.