Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында җыр сәнгатенә багышланган чара үтте

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында җыр сәнгатенә багышланган чара үтте

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бүген Казанның Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында (ҮКС) җырчы, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев белән очрашу булды. Очрашу яшьләрне татар җыр сәнгате белән таныштыру максатыннан үткәрелде.

Китапханәдә танылган шәхесләр белән очрашулар, әдәбиятка һәм сәнгатькә багышланган төрле чаралар еш үткәрелә. Бүгенге очрашу исә тулысы белән җыр сәнгатенә багышланды. Очрашуга килгән 96 нчы санлы мәктәп укучылары белән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләренә татар җыр сәнгатенең тарихын һәм аның үсеш этапларын аңлату белән бергә, җырчы аларны әлеге өлкәдәге күренекле шәхесләр белән дә таныштырды. Моннан тыш ул яшьләрне кызыксындырган күптөрле сорауларга да җавап бирде.

Очрашуның соңында Миңгол Галиев үзенең шәкертләре белән берлектә әзерләгән үзенчәлекле концерт программасын да тәкъдим итте.