Ульяновски өлкәсе Зеленая Роща авылы мәчете бинасында җирле музей ачылды

Ульяновски өлкәсе Зеленая Роща авылы мәчете бинасында җирле музей ачылды

(Ульяновски, 19 май, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Ульяновски өлкәсе Зеленая Роща авылы мәчете бинасында җирле музей ачылды. Аны оештыру - бу авылдагы барлык милләттәшләребезне туплаучы, аларның милли үзаңын саклап калуда армый-талмый тырышучы Мәхмүт абый Кадралиев эшчәнлеге нәтиҗәсе. Мәхмүт абый Үзбәкстанда туып үскән. Әтисе вафат булгач, тамырларына якынайган – Ульяновски өлкәсендәге катнаш халыклы Зеленая Роща авылына кайтып урнашкан. Ул вакытта Ульяновски өлкәсендә бик күп таркалган авылларда гигант төзелешләр була. Аларда яхшы шартлар тудырып, төрле зур ширкәтләр булдырып, рус авылларын саклау чаралары күрелә. Һәм нәкъ шундый авылларга Татарстанның Буа, Чүпрәле, Чуашстанның Комсомол һәм Батыр районнарыннан татар-чуаш килеп урнаша.

Зеленая Роща халкының өчтән берен чуаш, шул ук кадәрен татар тәшкил итә. Мондый катнаш халыклы авылда ничек итеп милли йөзебезне саклап калып була? Мәхмүт абый, тирән белемле дини кеше буларак, менә шуның турында уйлана һәм татарны берләштерү чараларын да күрә башлый. Моңа аның профсоюз хезмәткәре булуы да этәргеч биргәндер, бәлки. Беренчедән, ул авылда татарларны җыеп, мөселман зиратын тазарту тәкъдиме белән чыга. Бу тәкъдим милләттәшләребездә яклау таба. Авыл хакимияте дә бу яхшы үрнәкне күтәреп ала һәм христиан зиратында да шундый ук чара күрелә. Нәтиҗәдә, Мәхмүт абыйның абруе үсә. Алда ул мәчет ачу һәм мәет карамагында мәдрәсә оештыру кебек изге адымнарын да ясады.

Мәхмүт абый һаман да тынычланмый, фидакарь хезмәтен дәвам итә. Шуның нәтиҗәсендә биредә җирле музей ачу тантанасы булды. Анда җирле хакимият һәм мәктәп вәкилләре, күрше-тирә катнаш халыклы авыллардан килгән милләттәшләребез һәм өлкә үзәге журналистлары да катнашты.

Музейга беренче аяк басканда ал тасма кисү хокукын Мәхмүт абый “Туган тел” оешмасы вәкиле Айрат Ибраһимовка бирде. Чөнки музейда куелган экспонатларның күбесе – “Туган тел” бүләкләре.

Китапларның күп өлеше татар тарихына, милли үзенчәлекләргә, татар бизәкләренә, ана теленә һәм милли моңыбызга багышланган. Ләкин бу музейчык китаплардан гына тормый. Анда башка гыйбрәтле нәрсәләр дә күп: мөселман өе эче күренеше, дини бала почмагы, көнкүреш кирәк-яраклары, “Өмет” һәм “Татар иле” газеталары тупланмасы, татар тарихын тасвирлаучы схема-рәсемнәр... “Татар шәҗәрәсе” дигәне аеруча игътибарга лаек. Бу схема безнең болгар бабаларыбыз варислары икәнлегебезне ассызыклый. Хәер, тарихи китапларның да күпчелеге шул ук теманы яктырта.