Ульяновски өлкәсе Иске Кулаткы районының танылган җырчысы Таһир Сәләев җитәкчелегендәге үзешчән сәнгать коллективы тирә-як районнарда концертлар бирә

Ульяновски өлкәсе Иске Кулаткы районының танылган җырчысы Таһир Сәләев җитәкчелегендәге үзешчән сәнгать коллективы тирә-як районнарда концертлар бирә

(Ульяновски, 19 май, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Ульяновски өлкәсе Иске Кулаткы районының танылган җырчысы Таһир Сәләев җитәкчелегендәге үзешчән сәнгать коллективы тирә-як районнарда концертлар бирә. Билгеле, хәзерге заманада үзешчән сәнгать белән шөгыльләнүчеләр саны бик саекты. Андыйлар Ульяновски өлкәсе буенча да бик сирәк авылларда гына сакланып калды, диярлек. Яшәп килгәннәренең дә күпчелеге авылда оештырылучы чараларда катнашу белән генә чикләнә. Дөрес, чыгармалар да бар. Урта Исәнтимер авылында Гакыйль Шәкүрев коллективының, Фәния Хәлиуллова җитәкчелегендә Мәләкәстә эшләп килүче “Сүнмәс йолдызлар” ансамбленең күрше авылларда тамаша оештырулары киң мәгълүм.

Ә менә Иске Кулаткы районы үзешчәннәре коллективы өчен бу – гадәти гамәл. Биредәге Таһир Сәләев ансамбле районның һәр авылына таныш. Ансамбль күптән түгел Радищев һәм Новоспасски районнары үзәкләрендә булып кайткан иде. Әле менә Николаев районының Зур Чиркле, Татар Сайманы һәм Әхмәтле авылларында чыгышлар ясап кайтты. Таһир Сәләев үзе дә – танылган сандугач. Былтыр аның җырлары тупланган кассетаны халык бик яратып кабул иткән иде. Коллективта аннан башка да танылган җырчылар байтак. Мәсәлән, Галия Әюпова өлкә үзәге халкына да якын таныш. Ул “Туган тел” элегрәк оештырган “Сембер җыры” фестивальләрендә һәрвакыт призларга лаек була иде. Хәзер коллективка Илнара Әюпова, Фбһим Тәмнеханов һәм Галия Алтынбаева кебек яңа яшь җырчылар да өстәлде.

Таһир Сәләевнең тынычланырга нияте юк: “Менә тиздән Павлов районының Евлейка (Җәйләү), Морат һәм Татар Шмалагы авылларына юл тотачакбыз”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.