Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкияте балалар рәсемнәре белән бизәлеп нәшер ителде

Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкияте балалар рәсемнәре белән бизәлеп нәшер ителде

(Казан, 19 май, “Татар-информ”, Дания Моисеева). Кичә “Мәгариф” нәшриятында Габдулла Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкияте татар, инглиз һәм рус телләрендә китап итеп басылып чыкты. Ул Казанның А.Алиш исемендәге балалар иҗаты үзәге балалары рәсемнәре белән бизәлгән.

Инглизчәгә әкиятне Айдар Шәмсетдинов, ә русчага - Равил Бохараев тәрҗемә иткән. Кече яшьтәге балалар өчен чыккан бу китапта 5 яшьтән 11 яшькәчә яшь рәссамнарның рәсемнәре урын алган. Әйтик, Камил Танеев һәм Альберт Гобәйдуллинга 5 яшь, Данияр Садыйковка – 6, Аня Сазоновага – 7, Марат Циунчукка – 8, Женя Исмәгыйловага – 10, ә Булат Талиповка – 11 яшь. Яшь рәссамнарның остаз-укытучысы - И.Новикова. Нәни укучыларга яшьтәшләре ясаган төсле матур рәсемле Г.Тукай әкиятен уку аеруча кызыклы булыр.