^Екатеринбургта эшләп килүче Милли Медиа—Холдинг Казанның меңъеллыгына бүләк әзерләде

^Екатеринбургта эшләп килүче Милли Медиа—Холдинг Казанның меңъеллыгына бүләк әзерләде

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Бүген «Татарстан – Яңа гасыр» каналының «Хәерле иртә» тапшыруында Мирсәет Сөнгатуллин башкаруында җырланган «Бураннар» исемле җырга видеоклипны тәкъдир итү булып узды. Телевизор караучыларга аны Екатеринбург шәһәреннән килгән Милли Медиа-Холдинг директоры Фәвия Сафиуллина һәм Татарстанның халык артисты, бу җырны йөрәкләргә үтәрлек итеп башкаручы Мирсәет Сөнгатуллин тәкъдим итте. Фәвия ханым читтә яшәүче татарлар язмышын чагылдыручы әлеге клипны бар татар халкының да туган шәһәре, тарихи мәркәзе булган Казаныбызның меңъеллык юбилеена бүләк дип белдерде. Клипны күрсәтү хокукы «Татарстан – Яңа гасыр» каналының музыкаль фондына тапшырылды.

Милли Медиа-Холдингны гамәлгә куючы татар эшмәкәрләренең берсе Ринат әфәнде Садриев, «Бураннар» җырын иң беренче мәртәбә ишеткәч үк, чәчелгән мәрҗән бөртекләре кебек төрле якка сибелгән татар язмышлары, туган-үскән җирләрен ташлап, бәхет эзләп төрле якка таралырга мәҗбүр булган әти-әниләр язмышлары күз алдына килүен әйтте. Ринатның үзенең дә әнисе Кукмара, әтисе Апас ягыннан. Чиләбе өлкәсенең Еманжелински шахталарында гомер буе бил бөккән кешеләр алар. Гомер буе туган җиргә кайтырга хыялланып, сагынып яшәгәннәр. Чиләбе якларында туып үссә дә, Ринат әфәнде үзе дә туган ягы итеп Татарстанны, Казанны саный. Ринатның әтисе Риват агага олыгайган көннәрендә туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Ул мәңгегә чит туфракта ятып кала...

Шулай итеп гомер буе туган җирне юксынып яшәгән язмышлар бихисап күп бит. Ул сагыну, ул сагыш буыннар аша балаларга, оныкларга, аларның балаларына күчкән. Шуңа күрә дә татар, кайда гына яшәмәсен, татар моңын, татар җырын йөрәк аша кичерми тыңлый алмый. Нәкъ менә шул хисләр «Бураннар» җырына ясалган клип тууга башлангыч бирде.