"Татар-информ" "Әниләр һәм бәбиләр" концертын онлайн күрсәтә

Концерт 21 апрельдә, 17:00 сәгатьтә Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә була.

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ"). 21 апрельдә Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә "Әниләр һәм бәбиләр" дип исемләнгән концерт булачак. 

Концертта биш иҗади гаилә - Лилия Муллагалиева, Гүзәл Идрисова, Зәмирә Рәҗәпова, Гөлназ Шәрипҗанова, Айгөл Шәйхетдинова һәм аларның балалары чыгыш ясаячак.

"Әниләр һәм бәбиләр" концертын "Татар-информ" онлайн күрсәтә.

Карау өчен сылтама: http://tatar-inform.tatar/internet-tv/197/