Сәйдәшев концертлар залы итальян җырларын тыңларга чакыра

Программада Италия композиторлары А.Корелли, А.Вивальди, Н.Паганини музыкасы яңгыраячак.

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ").  22 апрель көнне 15.00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында ТР Дәүләт кыллы квартетының “Шәм яктысында музыка” циклыннан “Италия бароккосы. Неополитан җырлары” концерты узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Программада Италия композиторлары А.Корелли, А.Вивальди, Н.Паганини музыкасы яңгыраячак.

Концертта Светлана Будилова (сопрано), Илдар Рәхимов (тенор), Андрей Иванушкин (тенор), Виталий Харисов (гитара, лютня), Эдуард Ахматов (клавишалы уен кораллары), Александр Бессонов (гобой) катнаша. “Италия бароккосы” атмосферасын тудырырга лектор-музыка белгече Лилия Апакова чыгышы ярдәм итәчәк.