Мәдәният министрлыгы шәхесләр истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләрен күтәрә

ТР Мәдәният министрлыгында коллегия утырышы бара.

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Хәзерге вакытта республикада Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган мемориаль корылмаларны паспортлаштыру эше бара. 2020 елда 2669 объект ачыкланган.

ТР Мәдәният министрлыгында «Татарстан Республикасында мемориаль мәдәният үсешенең проблемалары һәм перспективалары: истәлек такталары һәм монументаль сәнгать әсәрләре» темасына коллегия утырышы башланып китте.

Республикада 142 мемориаль комплекс, 577 һәйкәл, 740 обелиск, 647 стела, 148 бюст, 26 монумент, 274 истәлек тактасы, 34 ансамбль, 15 истәлек дивары, 11 барельеф, 28 истәлек билгесе, 27 күрсәтмә хәрби техника бар.

«Монументаль сәнгать әсәрләре һәм истәлек такталары куелганда муниципалитетларның мәдәният министрлыгы белән хезмәттәшлектә булуы кирәк. Соңгы вакыйгалар шуны раслый», диде тәп докладны ясаучы ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Утырышта министрлык коллегиясе әгъзалары, дәүләт идарәсе һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре, монументаль сәнгать буенча эксперт комиссиясе әгъзалары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша.