Ләйлә Дәүләтовага Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде

Бу турыда ул инстаграм битендә хәбәр итә.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Ләйлә Дәүләтовага Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде. Бу турыда ул инстаграм битендә хәбәр итә. 

“Мин хәзер рәсми төстә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан бүләк алгач, сабый баладай сөендем. Хәзер өр-яңа көч белән яңа шигырьләр язарга, тапшырулар эшләргә әзер. Иҗатымны яраткан һәр татар кешесенә зур рәхмәтемне белдерәм", - дип язган Ләйлә Дәүләтова.