Казанда «Үзбәкстан гүзәле – 2021» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Конкурсны үзбәк халкының Татарстан Республикасындагы милли-мәдәни автономиясе оештырды.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Татарстан Халыклар дуслыгы йорты концерт залында «Үзбәкстан гүзәле — 2021» бәйгесенең финалында җиңүчеләр билгеле булды. Конкурсны Татарстандагы Үзбәк милли-мәдәни автономиясе оештырды.

Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, быел бишенче тапкыр оештырылган юбилей конкурсында биш кыз җиңүче титулына дәгъва кылган.

Гөлнара Әхмәдова — «Мисс талант», Яраславна Резникова — «Мисс үзенчәлек», Мөслимә Әлимова — «Мисс нәзакәтлелек», Умидә Хәзрәткулова «Мисс интеллект» исеменә лаек булды.

Мария Колесова «Үзбәкстан гүзәле — 2021» исемен яулады, аңа ун мең сум күләмендә сертификат тапшырылды. Ул «Дөнья энҗесе» Халыкара студентлар матурлык һәм талант бәйгесендә үз илен тәкъдим итәчәк.

Умидә Хәзрәткулова һәм Мөслимә Әлимовага бәйгенең иганәчесе — «Чәйханә Ташкент» исеменнән бүләкләр тапшырылды.

Бәйгедә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы советы рәисе Тимур Кадыйров сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.

Үзбәкстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консуллыгы консул атташесы Нуриддин Ниёзов үзенең сәламләү чыгышында тамашачыларны якынлашып килүче «Нәүрүз» бәйрәме белән котлады, диелә хәбәрдә.