Быел Казанда сигез татар шәхесенә истәлек тактасы куелачак

ТР Мәдәният министрлыгында коллегия утырышы бара.

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Хәзерге вакытта Казанда 8 сәнгать эшлеклесенә истәлек тактасы кую буенча эш бара. Элеге эш бөек шәхесләребезнең исемен мәңгеләштерү буенча махсус комиссия күзәтчелегендә башкарыла.

ТР Мәдәният министрлыгында «Татарстан Республикасында мемориаль мәдәният үсешенең проблемалары һәм перспективалары: истәлек такталары һәм монументаль сәнгать әсәрләре» темасына коллегия утырышы башланып китте.

Мәдәният министрлыгының бөек шәхесләрне мәңгеләштерү буенча эшчәнлеге, максатлары һәм бурычлары белән Министр урынбасары Дамир Натфуллин таныштырды. 

Казанның Жуковский урамындагы йортына Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларга истәлек тактасы куелачак. Җырчылар Идеал Ишбүләков, Азат Аббасов, Вафирә Гыйззәтуллинага, дәүләт эшлеклесе Шакир Әхтәмовка, шагыйрьләр Һади Такташ һәм Фатих Кәримгә, дирижер Фуат Мансуровка истәлек тактасы куелачак.

«Күрүегезчә, зур игътибар татар мәдәнияте күренекле вәкилләренә бирелә. Һәм бу эш иҗади берлекләр һәм җәмәгатьчелек белән бергәлектә дәвам итәчәк», - диде Дамир Натфуллин.