Россия Театр әһелләре берлегендә "Мәдәният турында"гы закон проекты каралачак

"Мәдәният турында" закон булдыру йөкләмәсен Владимир Путин бирде.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Бүген Россия Театр әһелләре берлеге вәкилләре РФ Президенты администрациясе белән «Мәдәният турында»гы закон проекты хакында фикер алыша. Берлек рәисе Александр Калягин «Россия сегодня» Халыкара мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта белдерде.

«Без бүген Президент администрациясе белән очрашабыз, чөнки безнең экспертлар «Мәдәният турында»гы закон проектын әзерләде», - диде Калягин.

Февраль аенда Владимир Путин үз администрациясенә, РФ Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы белән берлектә, 15 мартка кадәр «Мәдәният турында»гы закон концепциясен әзерләргә йөкләмә бирде.