"Республика Татарстан" газетасы баш редакторы урынбасары вафат

Операциядән соң, Владимир Устиновскийның йөрәге тибүдән туктаган.

(Казан, 19 март, "Татар-информ"). "Республика Татарстан" газетасы баш редакторының беренче урынбасары Владимир Устиновский вафат. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына басманың баш редакторы Александр Латышев хәбәр итте.

Владимир Устиновскийга 70 яшь иде. Аңа шушы көннәрдә Казандагы хастаханәдә операция ясаганнар. Журналистның йөрәге чыдамаган һәм ул вафат булган.

"Владимир Устиновский уң кулым, терәгем иде. Ялга, командировкаларга киткәндә, мин Владимир Владимировичка барысын да ышанып калдыра идем. Ул - журналистикада югары дәрәҗәле һөнәри осталык иясе иде. Безнең өчен бу бик зур югалту", - дигән Александр Латышев, кайгы уртаклашып.