Әдәбият елы уңаеннан, “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясе була

Анда ММЧ вәкилләре чакырыла

 (Казан, 19 март, “Татар-информ”). Иртәгә сәгать 12дә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, шагыйрә, публицист Нәҗибә Сафина белән матбугат конференциясе була. Россия Федерациясендә, шул исәптән Татарстан Республикасында, Әдәбият елын уздыру үзенчәлекләре, каләм ияләренә һәм татар әдәбиятына кагылышлы мәсьәләләр хакында татар телендәге сөйләшүгә ММЧ вәкилләре чакырыла.

Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru электрон адресы аша узарга мөмкин.