Казанда Камал театры каршында Нәүрүз милли бәйрәмен билгеләп узалар

Фестивальнең программасында - ТР Халыклар дуслыгы йортының милли коллективлары чыгышы

 (Казан, 19 март, «Татар-информ»). 22 нче мартта Казанда Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда Нәүрүз милли бәйрәме була. Традиция буенча, аны барлык төрки халыклар бәйрәм итә.

Бәйрәм чаралары инде сәгать 10.00да башлана. Милли җәмгыятьләр чатырларында һәм тирмәләрендә декоратив-кул эше иҗатын, эшләнмәләр һәм һөнәрләр күрсәтергә җыена.

Монда милли уеннар, биюләр һәм йола күренешләре тәкъдим ителә.

Төп тантана сәгать 11.00да башлана. Г.Камал театры каршындагы сәхнәдә тамашачыларны “Нәүрүз сылуны каршы алу” сәхнәләштерелгән хореография композициясе, ТР рәсми җитәкчелеге вәкилләренең сәламләве планлаштырылган.

Фестиваль программасында - ТР Халыклар дуслыгы йортының милли коллективлары чыгышы. Җыелганнарны бәйрәм белән Әзербайҗан, Төрекмән, Таҗик, Үзбәк, Казакъ, Әфган һәм башка милли-мәдәни автономия вәкилләре котлаячак. Һәр диаспора музыкаль бүләк, җыр, йола һәм пылау әзерли. Бәйрәм чарасы “Татарстан- уртак йортыбыз” номеры белән тәмамлана.

Соңгы елларда мондый масштаблы Нәүрүз бәйрәме беренче тапкыр узачак, дип хәбәр итә ТР Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте.