Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда ачылган виртуаль концерт залларында киләчәктә милли контент булачак
Бу юнәлештә проект офисы җитәкчесе – Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Мәдәният» милли программасы кысаларында Татарстанда ачылган виртуаль концерт залларында киләчәктә милли концертлар да күрсәтелә башлаячак. Бу хакта мәдәният министры Ирада Әюпова ТР Министрлар Кабинетында «Мәдәният» милли программасы буенча уздырылган брифингта сөйләде.
2019 елда Татарстанда 5 виртуаль концерт залы ачылган. Болар — Мамадыш районының сәнгать мәктәбендә, Баулы төбәкне өйрәнү музеенда, Арча, Болгар, Алабуга китапханәләрендә. Виртуаль концерт заллары ачылганнан бирле Мәскәү филармониясеннән 78 трансляция ясалган.
«Әлеге технологияләрне без үзебездә дә кулланабыз. Бу атнада Камал театры „Сүнгән йолдызлар“ спектакленең премьерасын Чаллыда онлайн күрсәтте. Зал тулы булган. 150 кеше 250 сумга билет алып спектакльне онлайн карый алды», — диде министр.
Министр алга таба милли контент та өстәлер дип планлаштыра. «Бу юнәлештә проект офисы җитәкчесе — Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин», — дип искәртте ул.
Алга таба виртуаль концерт залларында ТР Дәүләт симфоник оркестры оештырган «Мирас» фестивале концертлары, Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры спектакльләре булырмы — әлегә билгесез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз