news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрында Рузия Мотыйгуллинаның юбилей кичәсе була

Кичәдә классик спектакльләрдән монолог өзекләре тәкъдим ителәчәк.

Камал театрында Рузия Мотыйгуллинаның юбилей кичәсе була
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 19 Февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова).18 март көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының зур залында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Рузия Мотыйгуллинаның юбилей кичәсе узачак. Бу турыда Рузия Мотыйгуллинаның кызы, «Казан» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова сөйләде.

«Программа ике бүлектән тора. Беренчесендә Рузия Мотыйгуллина уйнаган „Зөләйха“, „Диләфрүзгә дүрт кияү“, „Бирнәсез кыз“, „Өч аршын җир“ кебек көчле классик спектакльләрдән монолог өзекләре тәкъдим ителәчәк. Кичәнең икенче өлешендә җырлар, биюләр, Башкорт драма театры, „Казан“ бию ансамбле котлаулары була», — диде ул. 

Кичә 19:00 сәгатьтә башлана.

Рузия Мотыйгуллина 1950 елның 3 мартында Татарстанның Әлки районы Югары Әлки авылында туа. 1974 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.


Аның Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» спектаклендә Айсылу, Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» спектаклендә Шәфәкъ, Ризван Хәмиднең «Китәм инде» әсәрендә Заримә, Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» спектаклендә Шәмсегаян, Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» әсәрендә Зөләйха, Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү“ спектаклендә Диләфрүз, Александр Островскийның «Бирнәсез кыз» әсәрендә Лариса һәм башка рольләре татар тамашачысына яхшы таныш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100