«Татар-информ» Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсен онлайн күрсәтә

Тантаналы кичә программасында - спектакльләрдән өзекләр һәм актерның иҗатташ дусларыннан котлаулар.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсен онлайн күрсәтә. Кичә Камал театрының Зур сәхнәсендә 19.00 сәгатьтә башланып китә.

Тантаналы кичә программасында - спектакльләрдән өзекләр һәм актерның иҗатташ дусларыннан котлаулар.

Кичәнең сценарий авторы һәм режиссеры - Илгиз Зәйниев.

 Мәгълүмат өчен. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов 1938 елның 1 гыйнварында Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туа.
1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.
1989 - 2010 елларда Татарстанның театр әһелләре берлеге рәисе.
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе; CССРның Дәүләт бүләге лауреаты; М.Сәлимҗанов исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты; “Алтын битлек” Россия милли театраль премиясе лауреаты.

Кичәне онлайн карау өчен сылтама: http://tatar-inform.tatar/internet-tv/166/