Ринат Таҗетдинов "Дуслык ордены" белән бүләкләнде

Юбилей кичәсен «Татар-информ» онлайн күрсәтә.

(Казан, 19 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов "Дуслык ордены" белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы Президенты Указы белән бирелгән Дәүләт бүләген Камал театрының данлыклы актерына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән котлады.

Искәртеп үтәбез: хәзерге вакытта Камал театрында Ринат Таҗетдиновның 80 яшьлеге уңаеннан юбилей кичәсе бара. Котлаулар бүген кич буе дәвам итәчәк. Алар спектакльләрдән өзекләр белән үрелеп барачак. Юбилей кичәсен «Татар-информ» онлайн күрсәтә