news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры кибетендә Айдар Хафизов һәм Габделфәрт Шәрәфиев турында китап сатыла

Интернет-кибеттә футболкалар, телефон өчен тышлыклар, спектакльләрнең лицензияле видеоязмаларын, аудиоматериаллар да алып була.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Камал театры интернет-кибетендә «Габделфәрт Шәрәфиев: сәхнә өчен туган» һәм «Айдар Хафизов. Эзләп тапкан бәхет» китапларын алып була.

Китаплардан тыш, интернет кибеттә футболкалар, телефон өчен тышлыклар, спектакльләрнең лицензияле видеоязмаларын, аудиоматериаллар һәм башка әйберләр алырга мөмкин. Барлык товарлар белән театр сайтында таныша аласыз, диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.

«Айдар Хафизов. Эзләп тапкан бәхет» китабында Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында кабатланмас образлар иҗат иткән талантлы артист, милләтебезнең күңел җимешләре белән бәйле мирасын үзенчәлекле режиссурасы аша татар халкы горурланырлык, рухланырлык югарылыкта күрсәткән фидакяр шәхес Айдар Хафизның тормыш һәм иҗат юлын тасвирлаучы истәлекләр, әңгәмәләр урын алган.

«Габделфәрт Шәрәфиев: сәхнә өчен туган» китабы Татарстан Республикасының халык артисты, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Габделфәрт Шәрәфиевнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган. Китапта беренче тапкыр актер турында архив материаллары, мәкаләләр, әңгәмәләр, республиканың күренекле татар мәдәният эшлеклеләренең истәлекләре тупланган.

Камал театры актеры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафиз 2020 елның 13 декабрендә вафат булды.

Татарстанның халык артисты Габделфәрт Шәрәфиев 2014 елның 27 декабрендә вафат булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100