news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Театрлар авылларда билетны касса аппаратыннан башка сата алачак

Гастрольләрдә билетларны бары тик касса аппаратларын кулланып сату таләбе театрларга кыенлыклар тудыра иде.

Театрлар авылларда билетны касса аппаратыннан башка сата алачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Театрлар авылларга гастрольләр белән килгәндә билетны касса аппаратыннан башка сата алалар. Декабрь азагында гына «Россия Федерациясендә исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында»гы законга үзгәрешләр кертелде.

Театрлар өчен әһәмиятле әлеге үзгәрешләр турында «Кече ватан мәдәнияте» һәм «Театр — балаларга» проектларының «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе кураторы, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова журналистлар белән очрашу вакытында искәртеп үтте.

Авылларда билетны касса аппараты белән сату өчен мөмкинлеге юк. Шунлыктан билетларны бары тик касса аппаратларын кулланып сату таләбе театрларга гастрольләр вакытында кыенлыклар тудыра иде.

«Театрлар контроль-касса аппараты булмаган авылларга гастрольләргә чыга алмаулары турында әйтәләр иде. Россия Президенты указы белән законга үзгәрешләр кертелде. Сез гастрольләр уздырган клубларда касса аппаратларыннан башка эшли алачаксыз. Бу безнең өчен зур җиңү! Без спектакльләребезне авыл кешесенә китереп җиткерә алачакбыз», — диде Людмила Рыбакова.

Законга кертелгән үзгәрешләр буенча, муниципаль мәдәният йортлары, муниципаль клублар, муниципаль этномәдәни үзәкләр һәм фольклор йортлары, муниципаль музейлар халыкка мәдәни хезмәтләр күрсәткәндә контроль-касса аппаратлары кулланмый эшли алалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100