news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә мәдәни кыйммәтләрне эзләү һәм кире кайтару буенча махсус структура төзеләчәк

Бүлекчә «РОСИЗО» дәүләт музей-күргәзмә үзәге каршында 2020 елның башында оештырылачак.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә Бөек Ватан сугышы елларында югалган мәдәни кыйммәтләрне эзләү һәм кире кайтару белән шөгыльләнә торган структур бүлекчә барлыкка киләчәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ Мәдәният министрлыгының музейлар департаменты директоры Владислав Кононовның гаризасына сылтама белән хәбәр итә.

Бүлекчә «РОСИЗО» дәүләт музей-күргәзмә үзәге каршында 2020 елның башында оештырылачак. Әлеге бүлекчәнең төзелүе Польша Тышкы эшләр министрлыгыннан (анда Россиядәге кайбер сәнгать әйберләренә дәгъва кылалар) килгән хәбәр белән бәйле.

«РФ Мәдәният министрлыгында әлеге мәдәни кыйммәтләр – Россия Федерациясе байлыгы дигән фикердә торалар. Өстәвенә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «РОСИЗО» дәүләт музей-күргәзмә үзәге каршында махсус структур бүлекчә төзелде. Ул Бөек Ватан сугышында югалган мәдәни кыйммәтләрне эзләү белән шөгыльләнәчәк», - диде Владислав Кононов.

Элегрәк күп кенә музейлар мондый мәсьәләләрне хәл итү белән мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнә иде. Әйтик, музейлар аукционнарда югалган сәнгать әйберләрен табып, аларны сатып алган очраклар да булды. Хәзер исә бу эш системалы рәвештә алып барылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100