news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада яшәүче күрмәүчеләр өчен өстәл теннисы буенча спорт мастеры кандидаты булды

Әлеге спорт төрендә бөтенләй күрмәүче кешеләр генә уйный.

Алабугада яшәүче күрмәүчеләр өчен өстәл теннисы буенча спорт мастеры кандидаты булды
alabuganury.ru

(Алабуга, 19 гыйнвар, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабугада яшәүче Евгений Дьяковка шоудаун — күрмәүчеләр өчен өстәл теннисы буенча спорт мастеры кандидаты исеме бирелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә

Шәһәребездә бу спорт төре күпләргә таныш түгел. Аның белән җитди шөгыльләнүчеләр нибары берничә кеше, шул исәптән Евгений.

— Шоудаун белән мавыгуым моннан өч ел элек, Чистайга барып кайтканнан соң башланды. Нәкъ менә анда спортның бу төре белән таныштык, уйнарга өйрәндек. Аннары махсус өстәл сатып алдык һәм инде Алабугада шөгыльләнә башладык, — дип сөйли Евгений.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге спорт төрендә бөтенләй күрмәүче кешеләр генә уйный. Әгәр ниндидер дәрәҗәдә күрү сәләте сакланган булса, һәркемнең мөмкинлекләре тигез булсын өчен, берни күренмәслек махсус күзлек кидертәләр. Уенда кулланыла торган тупның махсус тавышы бар, без әлеге тавышны ишетеп уйныйбыз.

Өстәл гадәти теннис өстәле кебек үк, тик уртасында каплавы бар, уен шул каплау астында бара. Өстәлнең һәр читендә үзенә күрә бер «оя» бар, шунда эләгергә кирәк. Уенда махсус ракеткалар кулланыла. Бу уен аэрохоккейга охшаган дип тә әйтәләр, — ди Евгений.

Шоудаун белән ул эштән буш вакытта шөгыльләнә, ә хатыны Светлана бу эштә аның алыштыргысыз ярдәмчесе. Ул аның үзенчәлекле тренеры дияргә дә була.

Хәзерге вакытта Евгений киләсе айда Казанда узачак мәдәни-спорт фестиваленә әзерләнә һәм моннан тыш, быел сукырлар өчен өстәл теннисы буенча Россия чемпионатында беренче урынны алырга өметләнә, тик аның әйтүенчә, моның өчен ныклы әзерлек кирәк.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100