news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы 10 миллион сумнан артык үзара салым акчасын җыеп бетерергә ниятли

Быел да һәр җирлек үзе җыйган үзара салым акчасын фәкать үзе өчен генә файдаланачак, ягъни әлеге акча җирле мәсьәләләрне хәл итү өчен тотылырга тиеш.

Актаныш районы 10 миллион сумнан артык үзара салым акчасын җыеп бетерергә ниятли
aktanysh.tatarstan.ru

(Актаныш, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Актаныш районы 25 мартка кадәр 10 миллион сумнан артык үзара салым акчасын җыеп бетерүне максат итеп куйган. Бу турыда Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шимбә киңәшмәсендә район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова актуаль мәсьәләләрнең берсе булган үзара салым күләме, аның җыелу сроклары хакында хисап тотты.

2020 елда Актаныш районы халкыннан 10 294 700 сум күләмендә үзара салым акчасы тупланыр дип фаразлана. Нәтиҗәдә, халык ихтыяҗларын канәгатьләндерүне максат итеп куйган әлеге сумма, дүрт тапкырга арттырылган субсидияне дә кушкач, 52 миллионнан артып китәргә тиеш.

Быел да һәр җирлек үзе җыйган үзара салым акчасын фәкать үзе өчен генә файдаланачак, ягъни әлеге акча җирле мәсьәләләрне (зиратларны, һәйкәлләрне төзекләндерү, юлларга ком түшәү һәм башкалар) хәл итү өчен тотылырга тиеш.

Районда сайлау хокукына ия 22 491 кеше яши. Шуларның 18 876сы үзара салым акчасын тапшырырга бурычлы. Калган 3 625 кеше үзара салым акчасын түләүдән азат ителгән категориядә исәпләнә.

Искәртеп үтәбез, 2020 елда район буенча бер кешедән җыелачак үзара салым акчасы 500 сумны тәшкил итә. Киров һәм Күҗәкә җирлекләрендә исә бу сумма 1000 сум итеп билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100