Салават башкорт драма театры кунаклар көтә

Башкортстанның Салават шәһәрендәге башкорт дәүләт драма театры үзенең 75 еллык юбилеен билгели
(Уфа, 18 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Салават шәһәрендәге башкорт дәүләт драма театры үзенең 75 еллык юбилеен билгели
Шушы уңайдан бу шимбәдә театр коллективы зур бәйрәм оештыра. Юбилейга багышланган тантаналы кичәгә бик күп кунаклар чакырылган. Татарстанның данлыклы театрлары вәкилләре дә салаватлыларны котларга килә. Г. Камал академтеатры, Әлмәт, Чаллы, Минзәлә татар театрлары актерлары һәм директорлары, режиссерлары шушы күркәм бәйрәмдә иҗатташларын ихлас котларга теләк белдергән.
Әлбәттә инде, Башкортстан театрлары вәкилләре дә Салават башкорт драма театрын 75 еллык юбилее белән котлаячак һәм алдан ук әзерләгән бүләкләрен тапшырачак. Бәйрәм кичәсенә президент Мортаза Рәхимовның да килүен көтә театр коллективы.
75 еллык юбилее уңаеннан байтак төбәкләргә иҗат сәфәрләрен оештырды Салават театры иҗат көчләре. Ырымбур, Чиләбе өлкәләрендә, Мәскәүдә, Казанда, Яр Чаллыда һәм Минзәлә шәһәрләрендә чыгыш ясады алар.
Аннан соң Уфада иҗат сынавын тотты салаватлылар. Гастрольләр Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә үтте. Кунаклар тамашачыларга Нәҗип Асанбаевның “Зәйтүнгөл” драмасын Туфан Миңнуллинның “Шулай булды шул” комедиясен, Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” трагедиясен һәм “Бездә бүген бәйрәм” дип аталган театрлаштырылган тамашаны күрсәтте.
Бу шимбәдә үтәчәк бәйрәм тантанасы барышында спектакльләрдән өзекләр дә, җыр-моңнар да, ихлас котлаулар да күп булачак.