Ульяновски татар сәхнәсе йолдызы Әлфия Фәиз-Рамазанга мактаулы исем бирелде

Ульяновски татар сәхнәсе йолдызы Әлфия Фәиз-Рамазанга мактаулы исем бирелде

(Ульяновски, 18 декабрь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Татарстан Президенты указы нигезендә, Ульяновски төбәгенең танылган җырчысы Әлфия Фәиз-Рамазан “Татарстан Республикасының атказанган артисты” дигән исемгә лаек булды. Сәхнә остасына мактаулы исем бирелүе турындагы таныклыкны Бөтендөнья татар конгрессының дүртенче корылтаенда республика башлыгы Минтимер Шәймиев тапшырды.

Әлфия Рәис кызы Баку каласында туып үсә. Ә мөстәкыйль тормыш юлын ата-бабаларының туган җирендә - Ульяновски шәһәрендә башлап җибәрә. Сиксәненче елларда ул Чкалов исемендәге мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Чулпан” татар ансамбленә җитәкчелек итте, үзенең фидакарьлеге аркасында җыр-моңга гашыйк милләттәшләребезне шушы коллектив тирәсенә туплады. Татар сәхнәсе йолдызы менә икенче дистә ел инде Ишеевка бистәсенең мәдәният һәм ял үзәгендә хезмәт куя. Биредә дә ул яшь талантларны барлау һәм сәхнәгә чыгару максатын алга сөрә. Әлфия Рәис кызы әйдәп барган “Айгөл” вокаль ансамбле күптән инде “Халык коллективы” исемен йөртә. “Гөлләрем” балалар ансамбле дә тиз арада дан казанып өлгерде. Хәзерге вакытта ул “Ак Барс” вокаль ансамблен әйдәп бара, шулай ук вокаль студиясенең сәнгать җитәкчесе вазыйфаларын да уңышлы башкара.

- Халкыбыз җәүһәрләрен киләчәк буыннарга да тапшырып калдыру теләгем көчле, шуңа да сәләтле балалар белән эшләү мәсьәләсен һәрвакытта да беренче урынга куям. Тәүге уңышларыбыз бик тә шатландыра, канатлар куя. Мисал өчен, искиткеч талантлы укучым Рамазан Юнысов җыр сәнгате буенча Халыкара конкурсларда берничә мәртәбә призлы урыннар яулады. Алсу Әбелханова, Римма Мөхәммәтҗан, Алсу Сәлахова һәм Олег Егоров та иҗат уңышлары белән һәрдаим сөендереп торалар, - ди Әлфия Рәис кызы, горурлык хисе кичереп.

Талантлы җырчыбыз өлкә татар мохтәрияте эшчәнлегендә дә актив катнашып йөри. Бүген ул мохтәриятнең мәдәният һәм сәнгать эшләре бүлегенә җитәкчелек итә. Гомумән, мохтәрият тарафыннан оештырылган бер генә милли-мәдәни чарадан да читтә калмый. Өлкәбез районнарында үткәрелүче Татар теле һәм мәдәнияте көннәрендә җыр-моңнарыбызны ишетергә зар-интизар булып яшәүче милләттәшләребезгә халкыбызның моңлы көйләрен бүләк итүдән канәгатьлек хисе кичерәм, ләззәт алам, ди Әлфия.

Хәер, соңгы елларда аңа Самара, Пенза, Сарытау өлкәләрендә һәм Татарстан, Чуашстан, Мордовия республикаларында яшәүче канкардәшләребез алдында да концерт программалары белән чыгыш ясарга насыйп итте. Шунысы да игътибарны җәлеп итә: Сембер сандугачы татар, рус, әзәрбәйҗан һәм төрек телләрендәге җырларны берүк дәрәҗәдә оста, матур башкара. Әлфиябезне бар җирдә дә җылы кабул итәләр, көчле алкышларга күмәләр, ди өлкә татар мохтәрияте җитәкчесе урынбасары Рифгать Әхмәдуллов.

Әлфия Фәиз-Рамазан – өлкә күләмендә һәм күрше төбәкләрдә үткәрелгән җыр конкурсларында күп тапкырлар җиңү яулаган кабатланмас талант иясе. Берничә ел элек “Сембер җыры” өлкә бәйгесендә аңа беренче премия тапшырылган иде. Ул “Урмай моңы” һәм “Поволжская глубинка” дип исемләнгән конкурслардан да җиңүгә ирешеп кайтты.