Тинчурин театры Мәскәү тамашачысына "Эх, алмагачлары" спектаклен күрсәтте

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Мәскәүдә гастрольдә булды.
(Казан, 18 ноября, «Татар-информ»). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Мәскәү тамашачысына "эх, алмагачлары" спектаклен күрсәтте. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.15 ноябрьдә театрының Мәскәүдә гастрольләре тәмамланды."Тинчурин театры Мәскәү тамашачысына «Эх, алмагачлары!» (Ш.Фәрхетдинов) комедиясен һәм «Күрәсем килгән иде…» (И.Мәхмүтова) мелодрамасын күрсәтте. Барлык коллектив исеменнән Мәскәү тамашачысына җылы кабул итүләре өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез", диелә хәбәрдә.