news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Ягъфәров: Татар документаль фильмының үз тамашачысы барлыкка килергә тиеш

«Җиде утрау арасында» фильмын төшереп, Алмаз чын документалист буларак ачылды», — диде кинорежиссер.

Илдар Ягъфәров: Татар документаль фильмының үз тамашачысы барлыкка килергә тиеш
Солтан Исхаков

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе Илдар Ягъфәров кинорежиссер Алмаз Нургалиев төшергән «Җиде утрау арасында» фильмына үз бәясен бирде һәм документаль кино турында фикерен белдерде. "Татар документаль фильмының үз тамашачысы барлыкка килергә тиеш", - диде.

«Бу фильмда Алмаз чын документалист буларак ачылды. Ул моны заказ буенча эшләми, бу идеягә үзе килгән. Документалист өчен бу иң мөһиме. Дөресен әйткәндә, документаль кино төшерүчеләр чынлыкта коммерция заказы белән шөгыльләнә. Алар акча алып төшерә дә, аннары ул кино онытыла да», — диде Илдар Ягъфәров «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

Аның фикеренчә, бу бик авыр тема. «Уен киносы булса, бер хәл, документаль кино безнең турыда дөресен сөйли. Дөресен сөйләмәсә, бер тиенгә дә яраксыз ул. Хәзер җәмгыятьтә дөресен сөйләү авыр. Әллә башка документалистларның яхшы кино төшерәсе килмиме? Килә, ләкин күпләр документаль фильм төшерергә курка. Кеше бу эшкә алынган икән, рәхмәт әйтергә кирәк», — диде кинорежиссер.

Ул мондый проектларны алга этәрү кыенлыгын да билгеләп узды. «Анда бөтенесен ташлап яшәргә, монтажларга, шуңа ышанырга, үзеңә фестивальләргә кертергә, кино тәнкыйтьчеләренә китерергә кирәк. Шушы авырлыкларны үз җилкәсенә алган документалистлар барлыкка килүе сөендерә», — диде Ягъфәров.

«Документалистика бүген Татарстанда иң катлаулысы. Безнең кайчандыр Татарстанда яхшы гына киномәктәп, Казан кинохроника студиясе бар иде, болар 2000 еллар башында сүрелде. Киностудия юк, быел аны тулысынча җимерделәр. Документаль кино булдыру базасы юк. Документалистика ул — җәмгыять халәте индикаторларының берсе», — дип саный Илдар Ягъфәров. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100