news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Ягъфәров: Министрлар Кабинетында, Дәүләт Советында кино турында сөйләшү кирәк

«Түрәләрнең башында „ник бездән акча сорыйлар икән“ дигәнрәк фикер утыра. Безгә һәрвакыт түрәләрнең җиңеннән өстерәүче хулиганга караган кебек карыйлар», - ди кинорежиссер.

Илдар Ягъфәров: Министрлар Кабинетында, Дәүләт Советында кино турында сөйләшү кирәк
Солтан Исхаков

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кинорежиссер, ТР кинематографистлары берлеге рәисе Илдар Ягъфәров, кино турында сөйләшү өчен, Министрлар Кабинетында, Дәүләт Советында түгәрәк өстәлләр оештырырга кирәк дип саный.

Ул Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллинның татар кинематографиясенә бюджетта акча күбрәк каралырга тиеш һәм Башкортстанда бу мәсьәләгә җитдирәк карыйлар, дигән фикерләре белән килешә. «Без Башкортстаннан алдарак барырга тиеш, — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Аның фикеренчә, «Татарстан киносы фондын булдырырга кирәк».

«Документаль киномы ул, уен киносымы, мультипликация, яшьләр өчен кыска метражлы киномы — барысы да Министрлар Кабинеты аша узарга, анда беркемгә бәйле булмаган махсус комиссия булырга тиеш. Бу бернинди монополия булмасын өчен кирәк. Бүген һич аңлаешсыз „Татаркино“ монополиясен булдырдылар. Анда кешеләр татар киносын төшерергә тырыша», — диде Илдар Ягъфәров.

«Белгечләр бик күп иде, бөтенесе югалды, таралды, Мәскәүгә киттеләр, монда булганнары да кинода эшләми. Очраклы кешеләр идарә итә, шуңа күрә аңлаешсыз әйберләр күп. Капчыкны бушатып, кагып, селкеп, яңадан тутырырга кирәк», — дип саный кинорежиссер. Ул Рамил Төхвәтуллинга бюджет мәсьәләсен күтәргәнгә рәхмәтле булуын әйтте.

«Түрәләрнең башында „ник бездән акча сорыйлар икән“ дигәнрәк фикер утыра. Безгә һәрвакыт түрәләрнең җиңеннән өстерәүче хулиганга караган кебек карыйлар. Мин 17 яшемдә кино белән шөгыльләнә башладым. Миңа бөтенесе күземә бәреп, „кая барганыңны белә идең бит“, диләр. Хәтта акча эшләп булырдай саналган Татарстанда да андый урыннар юк. Без бүреләр, бер-беребезне күрә алмыйбыз, шуңа шулай килеп чыга, кемгәдер акча бирәләр дә, башка берәү аңа бирмәгәненә үпкәли», — ди Ягъфәров.

Ул Министрлар Кабинетында, Дәүләт Советында кино турында сөйләшү өчен түгәрәк өстәл үткәрергә кирәклеген әйтте. «Дәшмәү бернигә китерми. Кинематографистларга да әйтәм, түзәргә кирәкми. Башкортстанда җитдирәк карыйлар. Алга киткәннәр анда, үз киностудиясен булдырганнар, ләкин анда да очраклы кешеләр күп, иҗади кешеләр аз», — ди кинорежиссер.

«Монополизация бара, иҗат кешесе „мин шуны төшерәм“ дип шәхси фикерен әйтә алмый. Шуңа күрә кино фондын, талантлы әсәргә конкуренция булдыру кирәк. Талантлы итеп төшерәбез, талантлы булмаса, үзеңә үпкәли аласың. Киностудия ул күбрәк техник база, дип саныйм, киностудия җитәкчеләре иҗат белән шөгыльләнергә тиеш түгел», — дип саный Илдар Ягъфәров.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100