news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз Нургалиев «Җиде утрау арасында» фильмын тамашачы ничек кабул иткәнен әйтте

Фильм Казанда Ленин исемендәге мәдәният сараенда 17 ноябрьдә күрсәтеләчәк.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Җиде утрау арасында» фильмының авторы, режиссеры Алмаз Нургалиев тамашачыга тәэсире турында әйтте. «Бу фильм үзебезнең татарлар гына түгел, башкалар да кабул итәр дәрәҗәдә килеп чыкты дигән тәэсир туды», — диде «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

Ул әлеге фильм мөселман кинофестивалендә, Саратовта күрсәтелгәнен, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән Дүртөйле, Оренбург якларына да барганнарын әйтте. «Безгә төрле төбәктә яшәүчеләр ничек кабул итәр — шул кызык», — диде.

«Казанда караганда, халык ахырына кадәр Габдулла абыйны үзенеке итеп көлеп утырды. Җитди генә фильм эшләмәкче булдык, ә халык көлә, аннары борылып караган идем, ахырында елыйлар», — ди Нургалиев.

Ул мондый форматта кино төшерү үзләре өчен дә яңалык булганын әйтте. «Фильмны төшерә башлагач, безнең үзебездә дә үсеш булгандыр. Шәхесне, дөньяны төрле яклап күрә башлыйсың. Монтаж этабына барып җиткәч, иң авыры үзебезнең фикерне кертмәү булды. Фильмны караучы һәркем үзен борчыган сорауга җавап тапсын дигән фикер белән эшләнде монтаж өлеше», — ди ул.

Кинорежиссер әйтүенчә, фильмны карап, кемдер шәхеснең системага каршылыгы күтәрелә дип әйткән, кемдер ана хакы, җир темасы алга чыга дигән фикерен белдергән.

Алмаз Нургалиев фильм төшерү, музыкасын эшләү, конкурсларга җибәрү чыгымнары үз кесәсеннән 600 мең сумга төшкәнен әйтте. «Җыелышып, фильм төшерик әле дип, халыкка чыгып карадык. Акча җыелмады, ләкин реклама аркылы аерым җибәрүчеләр булды, аларга рәхмәт», — диде. Ул фильмның Казанда Ленин исемендәге мәдәният сараенда 17 ноябрьдә күрсәтеләчәген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100