Казан Кремлендә «Ризаэтдин Фәхретдин дәресләре» күргәзмәсе эшли

Биредә Милли китапханәдәге кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондында сакланучы китаплары һәм кулъязмалары да куелган.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). 11 октябрьдә дин эшлеклесе, галим һәм мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 160 ел тулуга багышлап «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында «Ризаэтдин Фәхретдин дәресләре» дигән күргәзмә ачылды. Биредә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә катнашты. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Күргәзмәдә аның Милли китапханәдәге кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондында сакланучы китаплары һәм кулъязмалары да куелган. Әлеге китаплар арасында Ислам дине нигезләрендә төзелгән һәм мәгарифкә, тәрбиягә багышланган «Гаилә» (1902), «Адәбе тәгълим» (1908), «Нәсыйхәт. Олуглар вә бөекләр өчен» (1909), «Нәсыйхәт. Балалар өчен» (1908), «Китабе мөкаддимә» (1888), «Китабет-тасрыйф» (1887) һәм башка әсәрләр бар.

Әдәп, әхлак, шәфкать, изгелек, итагатьлелек, кешелеклелек, намус, гаделлек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли торган «Тәрбияле хатын» (1909), «Әбел-Галә әл-Мәгарри» (1908), «Мөхәммәд» (1909), «Сәлимә яки гыйффәт» (1899), «Тәрбияле ана» (1905) хезмәтләрен дә күрергә мөмкин.

Биредә шулай ук зур мәдәни әһәмияткә ия булган кулъязмалар җыентыгы куелган. Әлеге нөсхәдә Риза казыйның ХХ гасыр урталарында кулдан күчереп язылган әсәре дә бар.

Күргәзмә 2019 елның 12 декабренә кадәр дәвам итәчәк.