Камал театры Залесный мәдәният үзәгендә "Агыла да болыт агыла" спектаклен куя

Шигъри спектакль нигезенә Хәсән Туфанның Новосибирскта сөргендә язылган шигырьләре алынган.
(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). 12 ноябрьдә Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Залесный мәдәният үзәгендә "Агыла да болыт агыла" спектаклен тәкъдим итә. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.Билетларны Камал театры сайты аша һәм Залесный мәдәният үзәге кассасында алырга мөмкин. Тамаша 19.00 сәгатьтә башлана.Әлеге шигъри спектакльнең премьерасы 3 февраль 2017 елда булды. Режиссер Айдар Җаббаров “Агыла да болыт, агыла” диплом алды спектаклен бөек татар шагыйре Хәсән Туфанга багышлый. Спектакль Туфанның Новосибирскта сөргендә язылган шигырьләренә нигезләнгән.Шигырь текстлары Туфан Миңнуллинның биографик пьесасы эпизодлары буенча тезелгән. Спектакльнең төп темасы итеп ялгызлык, туган якны өзелеп сагыну тора. Шагыйрь мәңгегә сөргенлеккә эләгә, туган ягына әйләнеп кайта алмавы аның күңелен әрнетә. Хәсән Туфанның шигырь юллары аның кайгы-хәсрәтен, үткәнен, бүгенгесен берләштерә һәм киләчәккә илтә, диелә хәбәрдә.