Кукмаралылар "Сәләт" дигән россиякүләм конкурста катнашты

Сәнгать мәктәбе укытучысы Миләүшә Сафина I дәрәҗәдәге лауреат Дипломы белән бүләкләнде

(Кукмара, 18 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Казанда балалар музыка, сәнгать мәктәпләре һәм мәдәният өлкәсендәге һөнәри белем бирү учреждениеләре укытучылары арасында "Сәләт" ("Призвание") дип аталган I россиякүләм конкурс үткәрелде, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Әлеге конкурсны Россия һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Казан Дәүләт мәдәният институты профессоры Венера Ганеева оештырды. Конкурста балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Миләүшә Сафина I дәрәҗәдәге лауреат Дипломы белән бүләкләнде. Ә сәнгать мәктәбе директоры Регина Вәккасовага үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдәге зур өлеше өчен оештыручылардан Рәхмәт хаты тапшырылды.